erid:2VtzquqpS7d
Алдагы атнаның беренче яртысында -5 градуска кадәр кырау төшүе көтелә
Арча яңалыклары

Алдагы атнаның беренче яртысында -5 градуска кадәр кырау төшүе көтелә

Көннәр былытам дими әле.

Татарстан Гидрометеорология үзәге һава шартлары начарлануы турында кисәтте. Яңа атнаның беренче яртысында -5 градуска кадәр кырау төшүе вәгъдә ителә.

«13, 14, 15 май төнендә Татарстан Республикасы территориясендә һавада һәм туфракта 0..-5 градуска кадәр кырау төшүе көтелә (Казанда -3 градуска кадәр)», — диелә хәбәрдә.

Моннан тыш, иртәгә көндез көчле төньяк-көнбатыш җиле урыны белән секундына 16 метрга җитәчәк

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев