Әниемне сөендерү минем өчен дә зур сөенеч
Арчада яшәүче, тумышы белән Ашытбаш кызы Зөбәрҗәт Хәлиуллинаның “Сыналган сабырлык” исемле китабы дөнья күрде
Бу аның беренче китабы гына түгел, үз гомерендә тәүге тапкыр кулына каләм алып язган беренче әсәре.
Зөбәрҗәтне танып беләм, эш буенча аралашырга да туры килгәне бар. Спорт мәктәбендә техника куркынычсызлыгы буенча инженер булып эшли ул. Ә менә публицистик әсәрләр иҗат итүе турында беренче тапкыр социаль челтәрләрдә күреп белдем. “Зөбәрҗәт, китабыгыз искиткеч булган”, “Зөбәрҗәт, рәхәтләнеп укыдым”, дигән комментарийларны да күргәч, китапны укып чыгу гына түгел, үзешчән язучы буларак та авторы белән танышу теләге туды. Сүземне тыңлады, очрашырга ризалык бирде ул. Сөйләшергә дә җиңел кеше булып чыкты Зөбәрҗәт. Ничектер, күптәнге танышлар кебек аралашып киттек.
– Кайберәүләр кебек кечкенә вакытта да, мәктәптә укыганда да язганым булмады. Үземә кирәк чакта хыялланып китеп дүртьюллыклар иҗат итә идем. Мәсәлән, сеңлем тугач, Гөлинә исемле иде ул, шундый шигырь юллары туды.
Гөлләр үсә, гөлләр үсә,
Гөлләрем үсә минем.
Гөлләрем арасында да,
Гөлинәм үсә минем.
Гөлләр үсә, гөлләр үсә,
Тәрәз саен гөлләрем.
Гөлләремә сулар сибә
Гөлинә сеңелкәем.
Ашытбаш мәктәбендә укыдым мин. Анда да, нидер язарга хыяллансам да, кыюлыгым җитеп ул эшкә тотынганым булмады. Мәктәптән соң юридик белем алдым. Ул чакта инде бу хакта уйларга бөтенләй вакыт җитмәде. Аннан ниндидер эшкә тотыну өчен этәргеч булу да кирәк, минемчә.
– Бу китапны язарга нәрсә этәрде сезне?
– Улым тугач, үзем әни булгач, әнием язмышын яктырту теләге туды. Без гаиләдә унбер бала үстек. Мин төпчеге. Әнине бик яраттам. Апаларым да, син аерым нык яратасын, диләр иде. 21 ноябрьдә әниемә, Суфия исемле ул, 85 яшь тула. Аның юбилеена шушындый истәлекле бүләк ясыйсым килде.
– Ул бу хакта беләме?
– Әйе. Бик сөенде. Кечкенәдән, мин үземне белә башлаганнан бирле, әнием миңа үзенең балачагы турында сөйләде. Мин аны елый-елый тыңлый идем. Һәм дәү әнием белән әбиемнең язмышлары турында башкаларга да җиткерәсем, балаларымның да белеп үсүләрен теләдем. Шул ният белән язып чыктым мин повестымны. Бу китапта дәү әнием Бәдриҗамал белән әниемнең язмышы сурәтләнә. Бернәрсәне дә үзгәртмәдем, хәтта исемнәрен дә. Авылдашлар да телгә алына, аларның да исемнәре шул килеш калды. Берни арттырмадым, өстәмәдем дә. Әни ничек сөйләде, шулай яздым.
– Аларның язмышлары шулай бик аяныч булганмы?
– Әйе, бик авыр булган тормышлары. Дәү әтием Рәҗәп гражданнар сугышында катнашкан. Аягы авыртып, Бөек Ватан сугышына барырга тиеш булмаган. Әмма авыл советы рәисе аны кеше урынына җибәргән. Һәм дәү әтием бүгенге көнгә кадәр хәбәрсез югалган булып тора. Дәү әнием дүрт бала белән ялгызы кала. Минем әнигә ул чакта нибары өч яшь була. Ашарга бернәрсә юк, дүрт яктан терәтелгән өй, ягарга юк, салкын. Балалары өчен йөрәге әрнегән дәү әнием бер кочак салам алып кайтып мичкә яга. Морҗадан төтен чыкканны күрше күреп ала. Шулай дәү әнием төрмәгә эләгә. Өч баланы авылдагы бер хатын үзенә ала, әнине Яңа Кырлайдан бер хатын алып китә. Аның үз баласы да була. Чит балага нинди мөнәсәбәт булуын аңлавы кыен түгел.
– Дәү әниегез төрмәдә озак утырамы?
– Юк, алты айдан кайта ул. Тик торырга юньле урыны, ашатырга ризыгы булмагач, әнине алты яшенә, беренче сыйныфка укырга кергәнчегә кадәр шунда калдыра. Үзе бик еш барып, хәлен белеп йөри. Улы Вәис армиягә китә. Ул чакта балалары армиядә булганнарга йорт салып бирергә дигән закон чыккан була. Авылдашы Хәким абый ярдәме белән йорт тергезеп чыгалар. Шунда әни кызын да алып кайта. Әмма ул өйдә берсе дә яшәмәгән, барысы да таралышып беткән. Әни шушы авылга Нурислам исемле егеткә кияүгә чыга. 63 ел яши инде алар.
– Китап чыгару чыгымлы эш. Сер булмаса, кем булышты?
– Ирем Гаяз Гайсин. Рухи яктан да, матди яктан да. “Ничек бар, шулай яз”, – диде. Соңыннан укып чыкты да: “Бер җирен дә үзгәртәсе юк”, – диде. Минем өчен иң зур бәя шул булды. Ә әнигә юбилеена зур бүләк. Ул моңа бие сөенде инде. Әниемне сөендерү минем өчен дә зур сөенеч.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев