erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Әнисә Нәҗметдинова ике авылдашын «Арча хәбәрләре»нә яздырган

Наласадан Әнисә Нәҗметдинова кырык елга якын район газетасы белән бергә атлый. Быел ул үз акчасына ике авылдашын да яздырган

Әнисә ханым белән без өендә очраштык. Аралашырга шундый җайлы, рәхәт кеше. Нинди генә темага сүз башласак та, ахырда ул район газетасы белән тәмамланды.

– Бер елны безне Арчага очрашуга чакырдылар. Гаилә бәйрәменә. Анда да гаиләм турында түгел, “Арча хәбәрләре” газетасы турында сөйли башлаганмын, – диде ул көлеп. – Арчада яшәгәннән бирле алдырам, бик яратып укып барам. 

Арчада икмәк заводында эшләгән ул. Аннан яшь гаилә туган авылларына кайтып төпләнгән. Әнисә ханым башта Наласа сельпосында, ул таркалганнан соң 2000 елдан лаеклы ялга чыкканчы, егерме елга якын, почта бүлекчәсе җитәкчесе булып эшләгән. Берара Түбән Атыга барып хат ташучы буларак, почта да өләшеп йөргән әле.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Хат ташучылар белән килешеп эшләдек. Газета-журналларны бушатуга йөрәгем түзмичә бер кат карап чыга һәм кызларга сөйли идем, – диде Әнисә ханым. – “Арча хәбәрләре”н элек-электән үк алдырам. Заманында аңа колхоз алдынгыларны да яздырды. Аннан элек армиядә хезмәт итүче егетләргә якыннары посылка сала иде бит. Тартмаларга без карап тутырабыз. Таләп буенча әйберләр селкенмәскә тиеш. Шуңа артып калган “Арча хәбәрләре” газетасына төрә башладык. Тәмле әйберләр генә ашамасыннар, күңелләре дә булсын әле дип. Аннан әниләре килеп әйтте. “Укыгач шундый рәхәт булып китте. Өйдә кебек хис иттем үземне”, – дип язалар икән хатта. Шулай булмый, бөтен район яңалыкларын белеп торасың бит. Матур кешеләр турында укырга яратам мин. Кайберләре таныш та. Алар өчен сөенәсең. Кыска яңалыкларга игътибар итәм. Котлаулар, мәрхүм булганнар турында хәбәрләрне дә карыйм. Белдерүләр дә кайчак ярап куя. Телефон бар, диләр. Ул сөйләшү өчен генә. Кулга тотып укуга җитми инде. “Арча нуры” кушымтасы чыгып килә. Мин үзем диндә, мәчеткә йөрим, шуңа андагы үтемле вәгазьләрне аеруча яратып укыйм. Намаз вакытлары да бар. Бик яхшы булды ул. Бетмәсен иде. Мәчеткә йөрүче Тәскирә Гарифуллина белән мөгаллимәбез Фәридә Галиуллинаны да яздырдым әле. Тәскирә апа моңа кадәр бер дә язылмаган булган. Укый. Ошый, ди. Аннан хат ташучыбыз Диләрә дә бик җаваплы. Үз вакытында, бернинди тоткарлыксыз алып килә. Газета-журналларны да, пенсия акчасын да. Авыл халкы аңа бик рәхмәтле.

– Әнисә ханым, район газетасының эчтәлеген яхшырту буенча нинди тәкъдимнәрегез бар?

– Хуҗабикәләргә киңәшләр, пешерергә өйрәткән рецептлар да бирелеп барсын иде. Баштарак хикәяләр дә чыкты. Аларны бик яратып укыдым. Киләчәктә дә дәвам итәр, дип ышанам. Матур гаиләләр, яхшы кешеләр, гыйбрәтле язмышлар турындагы мәкаләләргә берәү дә битараф калмас, дип уйлыйм.       
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев