erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Танымаслык булып үзгәрә

Ныклап төзекләндерү февраль аенда башланган, августта тәмамларга уйлыйлар.

Россиянең “Мәгариф” милли проекты кысаларында Носы мәктәбендә ныклап төзекләндерү эшләре алып барыла.

Без килгәндә мәктәп каршында тулы көчкә эш гөрли иде. Зур машиналар, тракторлар ком ташый, тарата.

Шулар арасыннан үтеп бина эченә кердек. Безне мәктәп директоры Вәсим Бәдертдинов каршы алды һәм эшнең торышы белән таныштыра башлады.

Тыштан караганда бина бик матур кебек күренә иде. Кызыл кирпечтән, ерактан ук күзгә ташланып тора. Әмма аның нинди хәлдә икәнлеген шунда эшләгән кеше күбрәк белә.

– Бу бина 2004 елда төзелгән иде, – диде озак еллар Носы мәктәбен җитәкләгән Вәсим Бәдертдинов. – Ныклап төзекләндерү кирәклеге үзен сиздерә иде инде. Агач идәннәр атлаган саен шыгыр-шыгыр килә, түбәдән су үтә, тәрәзәләрдән җил өрә. Аннан су торбалары череп беткән булып чыкты. Иң күбе ярты елдан тишелеп чыгасы булганнар. Канализация тыгылып беткән иде.

Искегә тимә, исең китәр, дигәннәр. Эш башлагач, монда да әле бер, әле икенче урын үзенең чын хәлен күрсәткән. Эчке як күзгә күренеп үзгәргән. Тәрәзәләр алышынган, стеналар якты, ачык, күңелгә ятышлы төсләргә буялган (төсләрен укытучылар белән киңәшләшеп сайлаганнар), идәннәргә плитәләр җәелгән, су, канализация торбалары алышынган, ашханә икенче төс алган...

– Идән такталары гөмбәләгән булган. Анда җәяргә 400-500 тонна ком гына китте, – диде Вәсим Бәдертдинов. – Түбәләр җылытылып эшләнде. Безнең мәктәп тигез урында тормый бит. Шуңа 30 метрлы баз ясарга мәҗбүр булганнар иде. Аның идәненә бетон салынды. Хәзер ул да яңа төс алды. Идәненә плитәләр җәелде, ут кертелде, гражданнар оборонасы таләпләре буенча унитаз, раковина, душ кабиналары ясалды, иң мөһиме, җылытылды.

Сыйныф бүлмәләре дә иркен, яктырып киткән. Һәрберсенә, шулай ук коридорга янгын турында хәбәр итү, ике урынга видеокүзәтү, урам якка ук домофон җайланмалары куелган. Тышкы яктан бина үзе үзгәртелмәячәк, чөнки стеналар эчке яктан җылытылып эшләнгән булган.

Ныклап төзекләндерү өчен илле миллион сум акча каралган. 14 миллион сумына җиһазлар кайтарыла башлаган. Мебель, интерактив такталар, йөгерү юлы, компьютерлар, электрон тир һәм башкалар. Койма кору, асфальт җәю өчен район ярдәм иткән.

Ныклап төзекләндерү февраль аенда башланган, августта тәмамларга уйлыйлар. Хәзерге вакытта спортзалда буяу эшләре төгәлләнеп килә, аннан җиһазларны урнаштырасы була. Ә урамда асфальт җәелеп, коймалар корылса, территорияне төзекләндерерәсе генә кала. Анысы планга кермәгән, әмма мәктәп җитәкчесе җаен табарлар, дип ышана. Иң мөһиме, беренче сентябрьдә 29 бала танымаслык булып үзгәргән мәктәпкә укырга киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре