Якын арада имтиханнарны уңышлы тапшырган 5 студент тракторчы-машинист таныклыгы алачак.
16 апрельдә Арча агросәнәгать һөнәри көллиятендә D,F категорияле тракторчы – машинист таныклыклары алу өчен квалификация имтиханнары узды. Бу хакта безгә Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегенең Арча районы буенча бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы Габделхак Касыймов хәбәр итте.
«5 студент имтихан бирергә рөхсәт алды, алар аны уңышлы тапшырдылар һәм якын арада тракторчы – машинист таныклыгы алачаклар», – диде ул.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев