Арча агросәнәгать көллиятендә мототехника белән куркынычсыз эш итү буенча дәрес узды
26 гыйнварда Арча агросәнәгать көллиятендә кар чаналары, квадроцикллар һәм башка мототехника белән куркынычсыз эш итү кагыйдәләренә багышланган иминлек дәресе үткәрелде.
26 гыйнварда Арча агросәнәгать көллиятендә «Кар чаналары һәм башка мототехника белән куркынычсыз эш итү кагыйдәләре» темасына иминлек дәресе узды. Чара мототранспорт чаралары белән идарә иткәндә бәхетсезлек очракларын профилактикалау максатыннан оештырылды.
Дәрестә Татарстан Республикасы Гостехнадзор идарәсенең Арча районы буенча бүлеге начальнигы, баш дәүләт инженер-инспекторы Габделхак Касыймов катнашты. Ул студентларны куркынычсызлык техникасе таләпләре, мототехниканы хәвефсез файдалану кагыйдәләре һәм саклану чараларын куллануның мәҗбүри булуы белән таныштырды.
Шулай ук кагыйдәләрне бозган очракта каралган җаваплылык чаралары турында сөйләнде. Соңгы елларда Татарстан Республикасында квадроцикллар һәм кар чаналары катнашында булган юл-транспорт һәлакәтләре статистикасы китерелде.
Чара ахырында студентларга Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе тарафыннан әзерләнгән мототехника белән куркынычсыз эш итүгә багышланган видеоролик күрсәтелде. Очрашу барышында катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга тулы җаваплар алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев