erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арча «АТП» җәмгыятендә ветераннарын онытмыйлар

Бүген Арча «АТП» җәмгыяте җитәкчесе Рүзәл Гәрәев хезмәт ветераны Сания Таҗиеваны 90 яшьлек юбилее белән котлады.

Рүзәл Баязитович Сания апага җәмгыяттә озак еллар намуслы хезмәте  өчен  олы рәхмәтен җиткерде  һәм аңа сәламәтлек,туганнары янәшәсендә балары, оныкларының игелеген күреп бәхет, шатлык-куанычлар белән яшәвен теләде.

Сания апа Таҗиева сугыш чоры баласы буларак ул елларның бөтен авырлыкларын күреп үскән буын вәкиле. 28 ел Арчаның автотранспорт предприятиесендә башта кондуктор, аннары бик җаваплы диспетчер вазифасын башкарган.  

«Рүзәл Баязитович белән аңлашып эшләдек. Ул эшчеләрнең дә, пассажирларның да хәленә керә белә иде»,- дип искә ала хезмәт ветераны үзе эшләгән вакытларны.

 Аллаһы Тәгалә Сания апага томышында сынауларның бик авырларын биргән. Бик яшьләй тол калып өч газиз баласын аякка бастыргач та, аңа олы улын югалту хәсрәтен дә кичерергә туры  килә. Шулай да ул Раббыбызга ышанычын югалтмый, олы йөрәкле, намуслы, кешеләргә мәрхәмәтле булып кала. Хәзерге көндә улы Ринат һәм кызы Венера гаиләләре тәрбиясендә кадерле әни һәм ак әби булып яши.

Без дә аны юбилее белән тәбрик итәбез һәм алдагы көннәрендә бәхетле һәм бәрәкәтле гомер телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре