erid:2VtzquqpS7d
Арча бала табу йортында 2024 елда беренче бала булып малай туган
Арча яңалыклары

Арча бала табу йортында 2024 елда беренче бала булып малай туган

Бәхетле бала булсын

15 гыйнварда 2024 елда Арча бала табу йортында беренче булып дөньяга килгән баланы чыгарганнар. Сәлим  10 гыйнварда туган. Авырлыгы  3270 грамм, буе 57 сантиметр. Әти-әниләре  Әүхәдиев Ильмир  һәм Кудряшова Альбинаның шатлыкларын уртаклашабыз һәм чын күңелдән котлыйбыз.

Беренче бала буларак, баланы тантаналы төстә озатканнар. Чарада район башлыгы урынбасары Алсу Мөхәммәтова һәм баш табиб Рифат Идрисов, туганнары, якыннары катнашкан.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев