erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Арча батырларын барлый“: алдынгылар слеты узды

“Арча батырларын барлый“ дип аталган алдынгылар слеты быел “Арча“ спорт комплексында узды.

Күпләр билгеләп үткәнчә, әлеге бәйрәм кебек бәйрәмнең булганы юк иде әле. Төрле тармакта фидакарьлек үрнәкләре  күрсәтеп эшләүче алдынгылар җыйналган иде биредә.
Хезмәт алдынгыларын район башлыгы Илшат Нуриев, ТР Премьер-министры урынбасары, авыл  хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров тәбрикләде. Төрле тармакта эшләүче хезмәт алдынгыларына бүләкләр тапшырдылар.

Арча районы республикада алдынгылар сафында, быел да ул ашлыкның тулай җыемы буенча өченче урында. Башка өлкәләрдә дә горурланып сөйләрлек эшләребез бар. Арча районы быел “Татарстанның мәдәни башкаласы“ дигән мактаулы исемгә лаек булды.

Район башлыгы бүгенге бәйрәм кунаклары – районның элекке  җитәкчеләре Дамир Каюмов, Вагыйз Миңһаҗев, Алмас Назировның хезмәтләрен дә билгеләп үтте. Ул ялга кайткан, шулай ук бәйрәм кунак-лары булган махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызны тәбрикләде, Ватанны саклауга керткән  өлешләре өчен рәхмәт әйтте. “Безнең барыбызда да бер теләк – егетләребез хәрби бурычларын үтәп исән-сау әйләнеп кайтсыннар!“ – диде ул.

Илшат Нуриев арчаларның гуманитар ярдәм җыю буенча да актив булуларын билгеләп үтте, бу игелекле эштә катнашучыларга рәхмәт әйтте.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Арча районының республика ирешкән уңышларга саллы өлеш кертүен билгеләп үтте. Игенчелектә дә, терлекчелектә дә яңа технологияләр кертелә, яңа комплекслар төзелә. “Районның мөмкинлекләре зур, халкы тырыш, киләчәктә дә яуланган данны югары тотарсыз дип ышанам“, – диде ул.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Марат Җәббаров бер төркем арчаларга дәүләт бүләкләре тапшырды.
Икмәк барысына да баш, ди халык мәкале. Бәйрәмдә  “Иң яхшы комбайнчы – 2023“ конкурсында җиңеп чыккан комбайнчыларны сәхнәгә чакырып тәбрикләделәр (алдынгыларның исемлеге 3нче биттә). Район башлыгы Илшат Нуриев һәрберсенең кулын кысып Рәхмәт хатлары, акчалата премияләр тапшырды.
Азык әзерләүдә иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән комбайнчылар, авыл хуҗалыгы өлкәсенең башка хезмәткәрләре, район предприятиеләре, оешмалары, учреждениеләренең алдынгы хезмәткәрләре дә бүләкләр алды.

Якташыбыз Айдар Фәйз-рахманов җитәкчелегендәге Татар дәүләт фольклор-музыка ансамбле, башка артистларыбыз чыгышлары бәйрәмгә ямь өстәде. “Без дөньяның 59 илендә чыгыш ясадык, – диде Айдар Фәйзрахманов. – Кая гына барсак та “Мин – Арчадан!“ – дип горурланып сөйлим. Туган авылым Урта Бирәзә, туган йорт, Арчам – гел истә, күңел түрендә!“
Күп яклары белән шактый катлаулы булган ел менә шулай тәмамланып килә. Киләсе елга яңа өметләр белән якынлашабыз. Алар тормышка  ашсын, шатлык-куанычлар күбрәк булсын!


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев