Арча читекләре этно-фестивале узды (+фотолар)
Максаты-Арча читекләрен яңадан торгызу
Арчанын Үзәк стадионында "Арча читекләре" Республикакүләм этно-фестивале узды.
Ул быел икенче тапкыр үткәрелә. Беренчесе узган ел читекләрнең "туган" ягында, Кылачыда булды. Анысы районкүләм итеп оештырылса, шундый яхшы башлангычны республикада тиз күреп алдылар.
Быел фестивальдә республиканың 7 төбәгеннән - Алексеевск, Биектау, Арча, Әтнә, Нурлат, Балтач районнарыннан, Казаннан килгән 35 иҗат коллективы, үзешчән сәнгать осталары чыгыш ясады. Читек тарихын чагылдырган күргәзмә, район һөнәрчеләренең кул эшләнмәләре белән таныштык, күн мозаикасы, "Казан җөе" һәм читек чигүгә багышланган осталык дәресләрендә катнашырга теләүчеләр дә күп булды.
-Фестивальнең максаты - Арча читекләрен яңадан торгызу, аны халыкка таныту, читек чигүчеләр эшчәнлеге белән таныштыру, - диде район мәдәният идарәсе җитәкчесе Илфар Әюпов.
.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев