erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рәдис Гарифуллин: «Юлларда иминлекне бергә саклыйк»

Ел башыннан районда зыян күрүчеләр булган өч юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Аларда бер кеше һәлак булды, дүрт кеше тән җәрәхәтләре алды

– Рәдис Мансурович, нинди юл-транспорт хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очраклары күбрәк очрый?

– Шушы өч айда алкогольле эчемлек кулланган хәлдә юлга чыгучылар утыздан артты. Исерек килеш руль артына утырган кеше үзе үк куркыныч тудыра. Рөхсәт ителмәгән урында алдагы машинаны узып каршы як полосага чыгучылар – 59. Иң күп юл-транспорт һәлакәтләре дә шуның нәтиҗәсендә килеп чыга.

Җәяүлеләр тарафыннан да юл хәрәкәте кагыйдәлә-рен бозган 82 очрак теркәлде.

Шуларның 12се караңгы вакытта шәһәрдән читтә яктылык кайтаручы элементсыз йөргән. 29 очракта балаларны йөрткәнда машина салонында махсус җайланма булмаган.

Алгы утыргычта 12 яшькә кадәр махсус җайланма булуы, артта утырганда җиде яшьтән узса, куркынычсызлык каешын тагу кирәк. Мәҗбүри кагыйдә бу.

Машина йөртү хокукы биргән таныклыксыз юлга чыгучылар да (сигез очрак), җәяүлеләргә өстенлек бирмәүчеләр дә (81 очрак) бар. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штраф салынган, 52 кеше аны түләмәгән. Штрафны түләргә 70 көн вакыт бирелә. 20 көн эчендә (дөрес, бөтен төр кагыйдә бозу очракларына да кагылмый бу) яртысын гына түләргә була. Исерек килеш тотылып, таныклыгын алдырган булып, бер ел эчендә тагын исерек килеш руль артына утырса, суд карары белән машинасыз калырга да мөмкин. Безнең районда да моңа мисаллар бар. Бездә бер ел эчендә кабат исерек хәлдә тотылган алты очрак теркәлде. Алар законда каралган җәзага тартылды. Штраф түләмәүчеләргә приставлар чара күрә.

– Җәяүлеләр дә тәртип боза...

– Әйе, аларга бик тә игътибарлы булырга кирәк. Карагыз сез шәһәр үзәген. Җәяүле юллар бар. Бераз җәяү генә барасы. Юк, кая туры килә, шуннан чыгалар. Як-якларына карап та тормыйлар. Юл һәлакәтләренең дә күбесе җәяүлеләрнең игътибарсызлыгы нәтиҗәсендә килеп туа. Я телефонга алданалар, я машина туктаганны көтеп тормыйлар. Ашыкмаска кирәк. Туктап бетсен машина, куркынычсыз булуына тәмам инан, аннан юлны аркылып чык.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

–Машиналар җәяүлеләргә юл аркылы чыгу урынында да юл бирмичә узып киткәли.  

– Әйе, андыйлар да очрый. Светофорда яшел ут янганны көтеп тормаучылар да бар. Моның өчен җәза да кырыс.

Язга чыккач юллар да бозыла. Зур чокырлар барлыкка килә.

– Әйе, юллар бозыла. Язгы сулар китеп бетми, җир утырмый торып ямап та булмый. Шуңа рульдәгеләр бик игътибарлы булсын иде.

– Озакламый ике тәгәрмәчле транспортлар юлга чыгачак.

– Алар да тиешле урында гына йөрергә тиеш. Арчада хәзер алар өчен мөмкинлекләр зур, махсус юллар ясалды. Әти-әниләр юл йөрү кагыйдәләрен тагын бер кат балаларының исләренә төшерсен иде. Мәсәлән,  юлны аркылып чыкканда велосипедтан төшеп, як-якны карап, җәяүләп чыгарга кирәк. Самокатлар, мотоцикллар хәтәр. Яшьләре тулып, йөртү хокукына ия булмыйча, бала сорый, дип, мотоцикл алып бирмәсеннәр иде. Иң яхшысы, үскәч үзләре алыр.

– Сез дә балалар белән профилактик эш алып барасызмы?

– Әйе, мәктәпләр, балалар бакчаларына йөрибез, төрле чаралар, бәйгеләр оештырабыз, ата-аналар җыелышларында катнашабыз. Хәзер күп урында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча дәресләр керә. Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә юлда тәртип салу буенча зур эш башкарыла. “Тоннель” профилактик чаралары, рейдлар үткәрелә. Әмма без генә карап бетерә алмыйбыз. Кагыйдәләрне үтәү бөтен кешенең бурычы. Юлларда иминлекне бергә саклыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X