Уңышлар телибез
Арчадан махсус хәрби операция геройлары Татарстан Республикасы җыелма командасы составында һөнәри осталык чемпионатында катнаша.
Алар моның белән ныклык, үсешкә омтылыш үрнәге күрсәтә, тырышлык ярдәмендә авырлыкларны җиңеп була икәнен исбатлый.
«Абилимпикс» хәрәкәте «Профессионалитет» федераль проекты һәм «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында үсеш ала. Аның төп максаты — мөмкинлекләре чикләнгән һәм инвалидлыгы булган кешеләргә һөнәри юнәлеш бирү, яңа һөнәрләргә өйрәтү, эшкә урнашырга һәм җәмгыятькә уңышлы яраклашырга ярдәм итү.
Быелгы чемпионатка Россиянең 86 төбәгеннән 700дән артык конкурсант килгән. Татарстан Республикасы иң күп санлы команда.
Арча районыннан Татарстан данын Раил Зиннатуллин Раил, Булат Хурамшин, Фидаил Габдрахманов, Динар Абдуллин яклый.
- Эретеп ябыштыру буенча 74 кеше катнаша. Шулар арасында Фидаил дә бар. Ул үз осталыгын сынады инде. Әмма әлегә нәтиҗә билгеле түгел. Бөтенесе үз эшенең остасы булуын исбатларга тиеш. Шуннан соң финалистлар билгеләнә һәм аңа финалда үзенең җитезлеген, осталыгын, тырышлыгын күрсәтергә туры киләчәк, - диде "Ватанны саклаучылар" фондының Арча районы буенча социаль координаторы Алинә Латипова. - Алда өч егетебез чыгышы.
Якташларыбызга чын күңелдән уңышлар телибез!
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев