Бу бронза медаль – ныклы ихтыяр көче, тырыш әзерлек һәм чын команда рухы билгесе.
“Безнең бүген ярыш булды. Арча, Саба, Балтач, Биектау районнары җыелма командасы мактаулы өченче урынны алды”.
Бу хакта безгә “Ватанны саклаучылар” дәүләт фондының Арча районы буенча социаль координаторы Алина Латипова хәбәр итте.
Команда составында Арчадан 2 егет бар. Алар – Динар Абдуллин, Назыйм Корбанов.
– Барлыгы дүрт җыелма команда иде. Безнең команда күрше дүрт район егетләрен берләштерде, – дип аңлатып үтте Алина.
Чаллы шәһәрендә утырып волейбол уйнау буенча Татарстан Волейбол федерациясе президенты Кубогына беренче республика турниры узды. Ярышларда махсус хәрби операция ветераннары көч сынашты.
Арча, Саба, Балтач һәм Биектау районнарыннан тупланган җыелма команда республика күләмендәге ярышта лаеклы нәтиҗә күрсәтте һәм бронза медальгә ия булды.
Ярышлар киеренке барды, чөнки берәүнең дә бирешәсе килмәде. Шулай ук мавыктыргыч та үтте. Утырып волейбол уйнау җиңелдер, дип уйламыйм. Әмма яу кырында чыныгу алып кайткан, авырлыкларга бирешергә күнекмәгән, җиңү өчен сәламәтлеген дә кызганмаган батыр егетләрне мондый авырлыклар гына куркытмый.
Киенернке һәм мавыктыргыч уеннарның нәтиҗәсе дә күңелле – команда мактаулы өченче урынны яулап, пьедесталга күтәрелде.
Бу бронза медаль – ныклы ихтыяр көче, тырыш әзерлек һәм чын команда рухы билгесе.
Команданы, бигрәк тә аның составындагы Арча егетләре Динар Абдуллин, Назыйм Корбановны уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз. Аларның батырлыгы, көчле рухы һәм тормышка мәхәббәте яшь буынга чын үрнәк.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев