Бүген Арча элеваторында яңа уңыш ашлыгын кабул итү тантанасы булды.
Аны "Ак барс" агрокомплексы ширкәте шоферы Фәнис Гәйфиев алып килде. Хуҗалык көзге бодай сугарга кереште.
Традиция буенча беренче икмәкне бик матур итеп каршы алдылар. Район башлыгы Алмаз Хисаметдинов тәбрикләү чыгышында район кырларында мул уңыш үстерелүен әйтеп үтте. Элеватор коллективына хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте.
Беренче ашлыкны китергән Фәнис Гәйфиев бүләк тапшырды. Тантананы район мәдәният йорты артистлары чыгышы тагын да ямьләндерде
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан да белә аласыз
Нет комментариев