erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арча газ хезмәте бүлеге җитәкчесе Илшат Сабиров: «Хәвеф-хәтәрсез яшәү күп очракта безнең үзебездән тора»

Кышкы ягулык чоры дәвам итә. Бүген сүзебез газ сөреме белән агулану очраклары, аларны булдырмау турында булыр

Быелның гыйнварында Татарстанда газ сөреме белән агуланып 8 кеше  үлде. Хастаханәгә озатылып,  исән калучылар да бар. 
Арча газ хезмәте бүлеге җитәкчесе Илшат Сабиров белән сөйләштек.
– Безнең Арча районында быел газ сөреме белән агулану очраклары булмады, – дип сөйләде ул. – Алга таба да газ җиһазларыннан исән-сау файдаланырга язсын. Хәвеф-хәтәрсез яшәү күп очракта безнең үзебездән тора. Газ котелы, колонкасы һәм газ плитәсе – алар барысы да кеше тормышы өчен уңайлылык белән бергә зур куркыныч тудыручы җайланмалар. Аларның төзек булмавы, аз гына тайпылыш белән эшләве дә безнең сәламәтлегебез һәм гомеребез өчен начар тәмамланырга мөмкин. 
– Хәвеф-хәтәр булмасын өчен нишләргә? Бу турыда күпме генә сөйләшсәк тә артык булмас.
– Хәвеф-хәтәрләр булмасын өчен, газ приборларына даими техник карау үткәрелергә тиеш. Закон буенча, газ приборлары белән сак эш итү, аларны  дөрес куллану абонентның үз җаваплылыгында. Әмма йорт, фатир хуҗасы газ җайланмаларын, газ приборларын үзләре тикшерергә, төзәтергә тиеш дигән сүз түгел бу! Әлеге гамәл катгый тыела һәм законга каршы бару дип кабул ителә. Һәр абонент газ җиһазларына техник карау үткәрү буенча җаваплы оешма белән килешү төзергә тиеш. “Сабагаз“ идарәсенең Арча газ хезмәте бүлегенең аттестация үткән белгечләре план буенча елга бер тапкыр техник карау уздыра. Аларның төп вазифалары – газ приборларының дөрес эшләвен тикшерү, төзек булмаган урыннарны табу, тапкан очракта – төзәтү.
 – Абонентлар тарафыннан нинди каршылыклар һәм уңайсызлыклар бар?
 – Иң кыены – фатирларга, шәхси йортларга вакытында керә алмау. Абонентларның төрле сәбәп белән өйдә булмаулары, хәтта кайбер очракта, өйдә булып та, газчыларны өйгә кертмәүләре безнең эшкә кыенлык тудыра. Бу бик җитди хәл. Моңа нокта куярга күптән вакыт. “Сабагаз“ идарәсенең махсус белеме һәм лицензиясе булган белгечләрне йортларына, фатирларына кертмәгән абонентларга 5000 сумнан 10000 сумга кадәр штраф каралган. Шундый ук штраф газ приборларын үз белдеге белән алыштырган, башка урынга күчергән абонентларга да салына. Газ приборларына вакытында килешү төземәгән абонентларны да җаваплылыкка тарту каралган. 
– Тагын нинди кагыйдәләрне искә төшереп үтәсез?
– Газ плитәсе белән бүлмәне җылытырга һич ярамый. Аш бүлмәсендә ягулык янган вакытта һава алу өчен форточкаларны ачарга онытмыйк. Газ приборлары торган бүлмәдә тәртип, чисталык булырга тиеш. Аш ташып, май агып карарлыгы калмаган газ плитәләре хәвеф-хәтәр тудыра. Газ мичләрен кабызыр алдыннан суыру көчен тикшерергә. Төтен, җилләткеч юлларының төзек, тыгылмаган булуларын карарга. Төтен һәм җилләткеч юлларына бәс, боз белән капланмасын һәм кошлар оя кормасын өчен аеруча игътибар белән тикшереп торырга кирәк.
– Бу вазыйфа сезнең оешмага керәме?
– Юк, безнең оешма морҗа башларын тикшерми.
– Әгәр дә өйдә газ исе сизелсә, газ җиһазларының көе китсә?
– Шунда ук газ приборларын сүндерергә, газ килү краннарын ябарга, бүлмәне җилләтү өчен тәрәзәләрне ачарга, электрны сүндерергә, урамга чыгарга, 3-11-04 телефонына шалтыратырга.
– Киңәшләрегез өчен рәхмәт.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев