erid:2VtzquqpS7d
Арча яңалыклары

Арча кешесе ялган документлар ясаган өчен хөкем ителгән

Арча районында яшәүче 23 яшьлек кеше РФ Җинаять кодексының 173.2нче маддәсенең 1нче өлешендә күздә тотылган җинаятьне (шәхесне раслаучы документны бирү) ясаган өчен хөкем ителде.

Судта ачыкланганча, бу ир 2022 елның июнендә, акчага кызыгып, үз паспортындагы фоторәсемне юридик шәхесләрнең Бердәм дәүләт реестрына өч ширкәтнең бердәнбер оештыручысы һәм  директоры итеп теркәтү өчен бирә. Әмма әлеге юридик зат исеменнән финанс-хуҗалык эшчәнлеге алып бару максаты булмый.

Бу ир гаебен таныды. Суд аңа 100 сәгатьлек мәҗбүри эшләр рәвешендә җәза билгеләде. Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән.

Камил Хафизов,
Арча районы прокуроры өлкән ярдәмчесе

 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев