Арча кешесе мошенниклар тарафыннан алданган
Кешегә ышану — табигый хис. Әмма мошенниклар аннан бик оста файдалана.
Арчада булган хәл
Гражданин И.гә «Таттелеком»нан дип шалтыратканнар, аннан СНИЛС һәм телефон номерын сораганнар. Соңрак икенче кеше шалтыратып, аны куркыткан — янәсе, аның исеменә кредит рәсмиләштерелгән, тикшерү булачак. Ахыр чиктә ул кешегә «акчаларын Мәскәүгә тикшерергә җибәрергә кирәк» дигәннәр һәм ул бу сүзләргә ышанып, акчаны билгесез кешегә биреп җибәргән. Шул мизгелдән соң элемтә өзелгән.
Ничек алдыйлар
Мошенниклар, үзләрен дәүләт оешмалары, банк, доставка хезмәткәрләре итеп күрсәтеп, сезгә шалтырата. Алар төрле сылтаулар белән сезнең телефонга килгән кодны сорарга мөмкин. Кодны әйткән очракта, алар сезнең «Дәүләт хезмәтләре» порталындагы шәхси кабинетыгызга керә һәм сезнең исемгә кредитлар рәсмиләштерә ала.
Шуннан соң икенче «хезмәт вәкилләре» дип таныштырган кешеләр шалтырата һәм сезне куркыта башлый: янәсе, «сезнең исемгә кредит рәсмиләштерелгән», «сезне тикшерәчәкләр», «акчагызны тикшерергә кирәк».
Мошенниклар куллана торган алымнар:
- Телефон аша «код сорау».
- «Сезнең хисапка керделәр» дип куркыту.
- «Акчагызны Мәскәүгә җибәреп тикшерәчәкбез» дип алдау.
- Дошманнарны финанслау темасын кулланып шом тудыру.
Истә калдырыгыз!
Бернинди рәсми оешма да телефон аша код сорамый.
Хөкүмәт һәм хокук саклау органнары сездән акча җибәрүне таләп итми.
Әгәр сезгә шикле шалтырату булса — трубканы куегыз һәм полициягә мөрәҗәгать итегез.
Гүзәл Насыйрова,
Арча районы буенча эчке эшләр бүлеге тикшерүчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев