erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арча командасы – көч!

Казанда махсус хәрби операция ветераннары һәм анда катнашучылар арасында Татарстан Республикасы Рәисе спорт Кубогының финал этабы узды.

Ул бөтен Татарстаннан 200гә якын спортчыны берләштерде. Әлеге проект Ватанны саклаучыларга ярдәм итүгә һәм тернәкләндерүгә юнәлдерелгән.
Турнир 2025 елның июлендә сайлап алу этапларыннан старт алды. Республика районнарында йөзү, өстәл теннисы, нардлар һәм кул көрәше буенча турнирлар узды.
Финал этабында ветеран спортчылар сигез дисциплинада көч сынашты: волейбол, мини-футбол, кул көрәше, өстәл теннисы, ядрә белән ату, йөзү һәм нард. Сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле ветераннар өчен утырган килеш волейбол турниры да каралган иде. Ярышлар Казанның төрле спорт мәйданчыкларында узды.

Ярышларны ябу һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы бишенче сентябрьдә үтте.

– Безнең районнан спорт ярышларында Румис Әсәдуллин, Динар Абдуллин, Ринат Галимов, Радик Гыймадиев катнашты, – диде волонтер Алинә Латипова. – Арча районы командасы искиткеч яхшы уен күрсәтте. Утырган килеш волейбол уенында беренче урынны яуладылар. Волейбол буенча “Абсолют” категориясендә дә беренче урын безнеке булды. Волейбол буенча гомуми зачетта да безнекеләр беренчелекне бирмәде. Шулай ук мини-футболда безнең ике егетебез катнашты. Команда икенче урынны яулады. Өстәл теннисы ярышларында арчалар “Абсолют” категориясе буенча беренче, “Начар күрүчеләр спорты” категориясендә икенче урында. Башка спорт төрләре буенча да призлы урыннарны яуладылар. Безнең Арча командасы – көч!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев