erid:2VtzquqpS7d
Арча көрәшчеләре уңыш яулый
Арча яңалыклары

Арча көрәшчеләре уңыш яулый

Арчалар булдыра!

15-17 гыйнвар көннәрендә Чаллы шәһәренең "Витязь" спорткомплексында 2007-08 нче елгы егетләр арасында "Татарстан яшьләре" газетасы призларына  республика беренчелеге узды.
Ярышларда  37 командадан 269 көрәшче бил алышты.
Арча районы көрәшчеләре дә катнашты. Һәм Арча исемен тагын бер кат таныттылар. Арчалар булдыра!
Арча педагогика көллиятендә укучы Арча егете Булат Шакиров 110 кг үлчәү авырлыгында чемпион! Тренеры Фәнил Һидиятуллин. Егет татарча көрәш белән Арчаның 6 мәктәбендә укыганда шөгыльләнә башлады. Молодец! Туктап калмаган, көрәшүен дәвам итә.
Ашытбаш мәктәбеннән Рүзәл Фәйзрахманов (60кг) 3 нче урынны алды.  Тренеры Марат  Сәлахов. Афәрин, Рүзәл!
Арча районы командасы 7 нче урында. Алга таба да уңышлар яуларга язсын!

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев