erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Алмаз Хисаметдинов “Бердәм Россия“ партиясенең Арча җирле бүлекчәсе секретаре итеп сайланды

Утырышта “Партиянең Арча җирле бүлекчәсе секретарен сайлау“, “Арча җирле бүлекчәсенең җирле сәяси советы составындагы үзгәрешләр турында“гы мәсьәләләр каралды.

29 октябрьдә “Бердәм Россия“ партиясенең Арча җирле бүлекчәсенең 40нчы конференциясе булды. Анда Татарстан Республикасы Рәисенең территорияләр белән эшләү буенча идарәсенең баш киңәшчесе Лидия Сөнгатуллина, Арча район башлыгы Алмаз Хисаметдинов катнашты.

Утырышта “Партиянең Арча җирле бүлекчәсе секретарен сайлау“, “Арча җирле бүлекчәсенең җирле сәяси советы составындагы үзгәрешләр турында“гы мәсьәләләр каралды.

Делегатлар җирле бүлекчә секретарен яшерен тавыш бирү юлы белән сайладылар. Ике кандидатура арасыннан Арча муниципаль район башлыгы Алмаз Хисаметдинов күпчелек тавыш җыйды һәм “Бердәм Россия“ партиясенең Арча җирле бүлекчәсе секретаре итеп сайланды.
Шулай ук яшерен тавыш бирү юлы белән җирле сәяси советның яңа әгъзалары сайланды.

Район башлыгы Алмаз Хисаметдинов шундый ышаныч күрсәткәннәре өчен делегатларга рәхмәт әйтте, район алдында торган бурычларны әйтеп үтте.
Соңыннан районның иҗтимагый-сәяси тормышында актив катнашкан һәм Арча районында “Бердәм Россия“ партиясенең абруен үстерүгә шәхси өлеш керткән кешеләргә партиянең җирле бүлекчәсенең Рәхмәт хатлары, партиянең яңа әгъзаларына билетлар тапшырылды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев