erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриевның бәйрәм котлавы

Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре – шатлыклар, өметләр һәм узып баручы елның иң якты мизгелләре турында искә алып сөйли торган вакыт якынлаша.

2023 елда безнең район бөтен ил белән бергә махсус хәрби операция билгесе астында яшәде. Узып барган елда иң кыйммәтле һәм кадерле вакыйга булды – без берләштек, тупландык. Без җиңүгә ышанабыз һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга  ярдәм итү өчен зур көч куябыз. Бүген район буенча, һәр авылда гуманитар ярдәм җыйнау бара, аны район халкы, оешмалар җыя, балалар күңел җылысы биреп безнең сугышчыларга чын күңелдән хатлар яза. Кешеләр окоп шәмнәре ясый, җылы киемнәр бәйли, маскировка  челтәрләре үрә, туклану продуктлары җыя... Алгы сызыкка, шулай ук ЛНРның Лисичанск районында яшәүчеләр өчен йөз тоннадан артык гуманитар йөк озатылды. Без монда сугышчыларыбызга Җиңүне якынайту өчен кирәкле ярдәмне оештыру өчен барын да эшләргә тиешбез. Кадерле якташлар, ватанпәрвәрлегегез, фидакарьлегегез һәм үз илебезгә ышанычыгыз өчен сезгә зур рәхмәт!

Бүгенге гади булмаган вәзгыятьтә без хезмәтебезне дәвам итәбез, районыбызны үстерү буенча максатларга ирешәбез.
Без тырышлыгыбыз һәм бердәмлегебез нәтиҗәсендә күп нәрсәләргә  ирешә алдык: әһәмиятле чаралар уздырылды һәм күп проектлар тормышка ашырылды, йортлар төзү, юллар һәм ишегалларын ремонтлау дәвам итә, яңа балалар һәм спорт мәйданчыклары урнаштырылды, районда яшәүчеләргә һәм кунакларга ял итү һәм яшәү өчен уңайлы шартлар тудыра торган социаль инфраструктура яхшыртылды. 2023 ел йомгаклары буенча безнең район Татарстанның мәдәни башкаласы дип танылды. Әлеге мактаулы исем – туган ягыбызның үзенчәлекле мәдәниятен лаеклы саклыйбыз, торгызабыз һәм пропагандалыйбыз дигән сүз.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Хөрмәтле райондашлар! Сезгә бергәләп үткәргән ел өчен зур рәхмәт! Безнең районыбыз хакына эшләнгәннәр өчен рәхмәт! Без моны бергәләп эшләдек! Болар өчен ихлас күңелдән рәхмәт!
Киләсе ел Россия Президенты тарафыннан Гаилә елы дип игълан ителде. Гаилә – бүген Россия халыкара аренада яклый торган мөһим традицион кыйммәтләрнең берсе. Чын күңелдән сезгә һәм гаиләләрегезгә бәхет, тынычлык һәм мәхәббәт телим. Яңа ел иҗади һәм нәтиҗәле эш елы, яңа казанышлар чоры булсын, сезгә бары тик якты һәм сөенечле мизгелләр генә алып килсен!
Кадерле дуслар, нык сәламәтлек, иминлек, районыбыз, республикабыз һәм бөтен Россия хакына яңа уңышлар телим! Бәйрәм белән!

Муниципаль район башлыгы И.Г.Нуриев
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев