Арча музеенда күргәзмәләр залында
Килегез, күрегез
«Казан арты» тарих-этнография музеенда районыбыздан чыккан танылган шәхесләргә багышланган, танылган рәссамнар иҗатларын чагылдырган һәм башта төрле темаларны үз эченә алнган күргәзмәләр оештырылып тора.
Бүген кызыксынып әлеге музейга сугылып чыккан идем. Берьюлы берничә күргәзмә ачылган. Бер урында авыл хуҗалыгы темасын үз эченә алган фотолар урнаштырылган, икенче урында Арчада яшәп иҗат иткән, безнең арада яшәгән танылган шәхесләребез, аларның тормышы, язмышы, иҗаты чагылдырылган.
Ә иртәгә, 16 гыйнварда якташыбыз, халык язучысы Гомәр Бәшировның тууына 125 ел тулу уңаеннан әдәби сәгать була. Катнашырга теләге булганнар өчен вакытын да әйтәм. Әдәби сәгать иртәнге сәгать 10да башлана. Әдәбият, бигрәк тә Гомәр Бәширов иҗатын сөючеләрне көтеп калалар. Бик матур, бай эчтәлекле, кызыклы күргәзмә дә эшләнеп куелган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев