erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арча музейлары – милләт хәтерен саклаучы рухи учаклар: бүген музейлар көне билгеләп үтелә

18 майда Халыкара музейлар көнен билгеләп үтелә. Бу дата мәдәни мирасны саклау, тарихи хәтерне киләчәк буыннарга җиткерү эшенә хөрмәт билгесе булып тора. Арча районы исә әлеге юнәлештә республика күләмендә генә түгел, татар дөньясында да әһәмиятле урын алып тора.

Арча төбәге элек-электән мәгърифәт, әдәбият һәм милли мәдәният үзәкләренең берсе булып танылган. Районда эшләп килүче музейлар халкыбыз тарихын, күренекле шәхесләрнең тормыш һәм иҗат юлын, милли көнкүрешне һәм рухи кыйммәтләрне саклау бурычын үти.

Бүген Арча районында төрле юнәлештәге музейлар һәм музей-берләшмәләр эшли. Алар арасында Габдулла Тукай музее аерым әһәмияткә ия. Әлеге музей-комплекс бөек татар шагыйре Габдулла Тукай тормышына һәм иҗатына багышланган.

Кушлавыч авылындагы Тукаевлар гаиләсе музее да районның тарихи ядкәрләре арасында мөһим урын алып тора. Музей экспозицияләре аша кунаклар Тукай нәселе тарихы, авыл мохите һәм XIX гасыр ахыры татар тормышы белән таныша ала.

Арча районында дөньяда бердәнбер саналган Әлифба музее эшләп килә. Әлеге музей татар мәгарифе, әлифба тарихы һәм туган тел үсеше белән бәйле кыйммәтле материалларны туплый.

Шулай ук Гөберчәк авылында урнашкан Мөхәммәт Мәһдиев музее татар әдәбияты сөючеләр өчен кадерле урын булып тора. Язучы Мөхәммәт Мәһдиев иҗатында авыл тормышы, милли холык һәм халык хәтере киң чагылыш таба. Музейда әдипнең шәхси әйберләре, кулъязмалары һәм архив материаллары саклана.

“Казан арты” тарих-этнография музее 2009 елда Татарстанның беренче Президенты М.Ш. Шәймиев катнашында ачылды. Музей экспозициясе Казан артында яшәүче татар халкының тарихына, мәдәниятенә һәм традицияләренә багышланган. Музейда Казан арты үзәге – Арча мисалында татар халкының тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен чагылдырган ачык экспонатлар һәм тарихи реконструкцияләр, аудиовизуаль системалар һәм интерактив зоналар тәкъдим ителгән.

Сикертән авылында Галиасгар Камал музее эшли.

Арча районы музейлары арасында мәдәни үзәкләр һәм мәктәп каршындагы туган якны өйрәнү музейлары да мөһим урын тота. Район буенча дистәләгән авыл мәктәбендә тарихи почмаклар һәм музейлар эшли. Алар яшь буында туган җиргә мәхәббәт, тарихи хәтергә хөрмәт һәм милли үзаң тәрбияләүгә хезмәт итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев