erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча педагогия көллияте студентлары коррупциягә каршы тору буенча белемнәрен ныгытты

9 декабрь - Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне

Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне алдыннан Арча районының “Алгарыш” яшьләр үзәгендә “Яшьләр коррупциягә каршы” дип исемләнгән чара узды.

Биредә Арча педагогия көллиятенең булачак башлангыч сыйныф белгечләре катнашты. Студентлар белән очрашу чарасын яшьләр үзәге җитәкчесе Әмир Вәгыйзов ачып  җибәрде. 
“Сез бүген алган белем-күнекмәләр киләчәктә намуслы эш башкарырга кирәк булачак. Хезмәт урыныгызда сез бары яхшы кәеф һәм уңай тәэсирләр генә алырга тиеш. Коррупция дигән җинаять юлына басу турында бервакытта да уйламагыз. Мондый адымның ахыры бик начар бетәчәген онытмагыз”, – диде ул үз чыгышында.

Чараның беренче өлешендә 9 декабрь – коррупциягә каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә башлау тарихы белән танышып, студентлар видеофильм карадылар. Әлеге видеода СССР заманыннан ук җитәкчеләрнең коррупциягә каршы җитди эш алып баруларын, дәүләт тарафыннан тиешле законнар булдырылуы күрсәтелде. Шулай ук катнашучылар бүгенге көндә әлеге җинаять өчен кайсы маддә буенча нинди җәза каралганлыгы белән дә танышты. Ришвәт алучы гына түгел, аны бирүче дә җинаятьче дип саналуы ассызыкланды бу очрашуда.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Очрашуның икенче өлеше өчәр кешедән торган ике команда катнашында квиз-уенга багышланды. Чарага килгән студентлар арасыннан очраклы рәвештә өчәр катнашучы сайлап алынды һәм алар алып баручы тарафыннан тәкъдим ителгән сорауларга җавап бирделәр. Сорауларны районыбызның яшьләр белән эшләүче белгече Гүзәл Шәйдуллина әзерләгән иде. Әлеге сораулар чара башында караган видео буенча да, бүгенге законнарга карата да, катнашучыларның үз фикерләрен әйтүгә дә багышланды.
Интеллектуаль-күңел ачу уенында югары дәрәҗәдәге җаваплары өчен һәр катнашучыга дипломнар һәм “Арча-Арена” Боз сараена бүләк сертификатлары бирелде.

Белешмә
Арча районының “Алгарыш” яшьләр үзәге 2021 елдан бирле үз эшчәнлеген алып бара. Мондый кыска вакыт эчендә үзәк югары сыйныф укучыларының һәм студент яшьләрнең яраткан урынына әйләнде. Моның өчен яшьләр үзәге бинасында барлык шартлар да тудырылган: компьютер техникасы, өстәл уеннары, чыгыш ясау өчен мәйданчык, яшьләр берләшмәләренең коллектив утырышларын оештыру өчен офис җиһазлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев