erid:2VtzquqpS7d
Арча педагогия көллиятен котлыйбыз!
Арча яңалыклары

Арча педагогия көллиятен котлыйбыз!

Тырышсаң, уңышка ирешеп була.

10 июнь көнне Татарстан Республикасы спорт министрлыгында урта һөнәри уку йортлары арасындагы спартакиадага һәм лига ярышларына йомгак ясалды. 2023-2024 уку елында Арча педагогия көллияте барлык уку йортлары арасында ( барлыгы 102 уку йорты) I урынны алды. Көллият кубок һәм мактау грамотасы белән бүләкләнде, ә лига ярышлары өчен 70 әр меңлек сертификатлар тапшырылды: волейбол кызлар командасы - III урын (тренер Гарипов М.Ә.); волейбол егетләр командасы - III урын ( тренер Гарифуллин Г.В.); баскетбол кызлар командасы- III урын (тренер Сәгыйтов З.В.); хоккей - III урын (тренер Сәгыйтов З.В.). Барлык укытучылар коллективына һәм студентларга алдагы ярышларда да уңышлар телибез.

 

Физик тәрбия җитәкчесе Зиннур Сәгыйтов


Арча хәбәрләре

Нет комментариев