erid:2VtzquqpS7d
Арча педагогика көллияте кызлары һәм егетләре волейболны оста уйный
Арча яңалыклары

Арча педагогика көллияте кызлары һәм егетләре волейболны оста уйный

1нче һәм 2нче урыннар аларда.

Алексеевск шәһәрендә махсус һөнәри уку йортлары арасында волейбол буенча финал ярышлары булды. Кызлар командасы барлык көндәшләрен дә җиңеп I нче урынны алдылар. Көллият данын түбәндәге студентлар яклады: Ялялетдинова Тәнзилә, Хәкимова Ландыш, Мохтарова Айсылу, Иксанова Диана, Зәйнетдинова Эльвина, Иванова Ксения, Бәширова Нәргизә, Төхфәтуллина Илүзә, Волосова Ксения, Байгельдина Валерия. Команданы тренер Гарипов Мөдәрис Әсхәтович әзерләде.

         Егетләр командасы II нче призлы урынны яуладылар. Көллият данын түбәндәге студентлар яклады: Мөхәмәтҗанов Әмир, Галиев Айзат, Алтынбаев Раниль, Галимҗанов Данис, Маркелов Ранель, Һидиятуллин Альфис, Хантимиров Рафас, Әхмәтханов Ранис, Баһавиев Марат, Сибгатуллин Илнур.

        Команданы тренер Гарифуллин Гадел Вагданурович әзерләде.

        Көллиятнең 2 командасы да волейбол буенча студентлар лигасында катнашачак. Уңышлар телибез.

Физик тәрбия җитәкчесе Зиннур Сәгыйтов

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев