erid:2VtzquqpS7d
Арча педагогика көллиятендәге капиталь төзелеш буенча күчмә киңәшмә узды
Арча яңалыклары

Арча педагогика көллиятендәге капиталь төзелеш буенча күчмә киңәшмә узды

Алмаз Хисаметдинов Арча педагогика көллиятендә ремонт барышын тикшерде

Галактионов урамы 2б йорты адресы буенча урнашкан педагогика көллияте бинасына капиталь ремонт ясау дәвам итә. Район башлыгы эшләрнең ничек баруы белән танышты.

Анда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Профессионалитет» федераль проекты кысаларында масштаблы капиталь ремонт бара.

Илкүләм проект ярдәмендә көллият заманча белем бирү үзәгенә әвереләчәк, анда укытучылар әзерләү яңа дәрәҗәдә алып барылачак.

  Чыганак: Арча районы матбугат хезмәте

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев