erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча агросәнәгать көллиятенә (җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев) 80 ел

Шул уңайдан көллияттә юбилей кичәсе булды.

Юбилей бик матур үтте. Афәрин, оештыра беләләр! Котларга район башлыгы Илшат Нуриев килде.

Түр башында көллияттә эшләгән ветераннар, төрле елларда көллиятне тәмамлаган абруйлы хезмәт кешеләре утырды. Әлеге көллиятне тәмамлаган Татарстан халык җырчысы Рөстәм Закиров та  кайткан иде.

Юбилейда ТР мәгариф  министрлыгының һөнәри белем бирү идарәсе начальнигы Андрей Федоров, ТР мәгариф профсюзы оешмасының баш белгече Татьяна Корнийченко, Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы директоры Резидә Гарипова, Кукмара аграр көллияте җитәкчесе Азат Гатин, Арча педагогика көллияте җитәкчесе Гөлнара Гарипова һ.б. катнаштылар. Авыл хуҗалыгы ширкәтләре җитәкчеләре дә биредә иде.

Эчтәлекле чыгышлар, концерт номерлары, котлаулар, бүләкләр. белән күңелле үтте юбилей. "Шушы залда "Шофер" дигән җырны башкаруыма 41 ел булган, - дип сөйләде җырчы Рөстәм Закиров. - Училищега укырга 1982 елда кердем. Бигрәк тә минем җырчы булуып китүемә укытучы Рәфкать Галиевичның өлеше зур булды".

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

"Курса МТСы" җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов әлеге көллиятнең тормыш өчен кирәкле һөнәрләргә өйрәтүләре, укытулары турында сөйләде. Һәм шушы көллияттә производство мастеры булып эшләп пенсиягә чыккан Илдар Ибраһимовка рәхмәт әйтеп, исәнлекләр теләп, бүләк тапшырды.

"Мин Курса МТСында җәйге вакытта 13 ел  КаМАЗда эшләдем, - дип сөйләде соңыннан Илдар Ибраһимов. - Көллияттә 45 ел эшләдем. Хатыным да көллияттә укытты. Хәзер кызыбыз көллияттә укыта. Улыбыз Казандв үз эшен ачты. Үзем дә шушы училищеда укып һөнәр алдым. Аннан Әтнә техникумын тәмамладым. Хәзер көллият бик нык үзгәрде, заманчаланды. Элекке училище түгел ул хәзер. Монда ир-егетләр өчен техника белән бәйле яхшы һөнәрләр бирәләр".

"Безнең хуҗалыкта 14 студент практика үтә, шуларның 11е Арча агросәнәгать көллияте студентлары, - дип сөйләде "Игенче" хуҗалыгы җитәкчесе Рөстәм Хәбибуллин. - Тырыш, тәртипле егетләр. Көллияттә укучы бер кыз хуҗалык ашханәсендә эшли. Беркөнне махсус ашханәгә кереп ашап чыктым, бик тәмле пешерәләр. Рәхмәт сезгә, лаеклы һөнәр ияләре әзерлисез". "Ак Барс" агрокомплексы җитәкчесе Ленар Абдуллин күңелле хәбәр җиткерде: "Безнең "Ак Барс" Холдинг компаниясе" көллияткә комбайн бүләк итә!" . Шаулатып кул чаптылар.

Тулырак итеп район газетасында язарбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре