Бүген Арча район Советының чираттагы 43 утырышы узды.
Аны район башлыгы, район Советы рәисе Илшат Нуриев алып барды .
Депутатлар 2025 елга һәм 2026, 2027 еллар планлы чорына район бюджетын 1нче укылышта кабул иттеләр.
Район финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Светлана Галимова район бюджетының 9 айда үтәлеше буенча да хисап тотты .
Моннан тыш район Советының алдагы елларда кабул ителгән кайбер карарларына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү мәсьәләләре дә каралды.
Район Советы карарлары белән тулырак районның рәсми сайтында танышырга мөмкин.
Нет комментариев