erid:2VtzquqpS7d
Арча район Советы утырышында 2024 елдагы икътисадый үсеш йомгаклары һәм 2025 елга бурычлар каралды
Арча яңалыклары

Арча район Советы утырышында 2024 елдагы икътисадый үсеш йомгаклары һәм 2025 елга бурычлар каралды

12 февральдә Арча район Советының чираттагы дүртенче чакырылыш 46нчы утырышы булды

Утырышта ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев катнашты. 

Утырышта район башлыгы, район Советы рәисе Илшат Нуриев «Арча районының 2024 елдагы икътисадый үсеш йомгаклары һәм 2025 елга бурычлар турында» чыгыш ясады. 

ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев үзенең чыгышында Арча районының республикада тоткан урынын югары бәяләде, республика җитәкчелегенең рәхмәтен җиткерде, уңышлар теләде. Соңыннан хезмәт алдынгыларына бүләкләр тапшырылды.


Нет комментариев