28 августта Арск район Советының бишенче чакырылыш 14 нче чираттагы утырышы узды. Көн тәртибендә районның бюджеты, депутатларга карата җаваплылык чаралары һәм Советның аерым карарларын гамәлдән чыгару мәсьәләләре каралды.
Утырышта беренче булып 2026 ел бюджеты һәм 2027–2028 елларның планлы чорына кагылышлы карарга үзгәрешләр кертү мәсьәләсе каралды. Бу хакта районның Финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Эльмира Ганеева мәгълүмат бирде.

Аннан соң 2024 елдагы керемнәре турында декларацияләрендә төгәлсезлекләр төгәлсезлекләр җибәргән өчен кайбер депутатларга карата җаваплылык чараларын куллану мәсьәләсе тикшерелде. Бу юнәлештә район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Илназ Минсурович Зайнуллин чыгыш ясады. Депутатларга кисәтү ясау турында карар кабул ителде.
Көн тәртибендәге өченче мәсьәлә район Советының аерым карарларын үз көчен югалткан дип тануга багышланды. Район Советының карарлары белән сез районның рәсми сайтында таныша аласыз.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев