erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча район судына яңа судья билгеләнде

Россия Федерациясе Президенты Указы белән 2024 елның 15 февраленнән (№117) Анна Крайнова Арча районы судына судья итеп билгеләнде.

Арча районы судында Анна Крайнова тантаналы шартларда ант кабул итте. Беренче тапкыр судья итеп билгеләнгәндә хөкемдарлар ант кабул итәләр: “Бары тик законга гына буйсынып, судья бурычы һәм намусым кушканча үз бурычларымны намус һәм дөреслек белән башкарырга ант итәм“.

Арча районы суды рәисе Марс Миндубаев Анна Владимировнаны яңа вазыйфа белән котлап, эшендә уңышлар теләде һәм суд эшчәнлеге символы буларак махсус кием мантия тапшырды. Арча районы прокуроры Ринат Кәримов, Арча районы эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Айдар Баһавиев һ.б. Анна Владимировнаны яңа эш вазыйфасы белән котладылар, җаваплы эшендә исән-сау, намус белән эшләвен теләделәр.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Соңыннан Анна Крайнова белән сөйләштек. Ул Казан дәүләт университетын тәмамлаган. Суд системасында 2006 елдан эшли. Башта Балык Бистәсендә эшләгән. Аннан Кама Тамагы районында хезмәт иткән һәм менә өченче район Арчада эшли. Суд утырышы секретаре, судья ярдәмчесе булып эшләгән. Кияүдә. Ике баласы бар. 37 яшьтә. Татарстанда туган. “Ни өчен нәкь менә бу һөнәрне сайладыгыз?“ - дип сорыйбыз. “Ниндидер бер омтылыш бар бу һөнәргә. 2006 елдан эшләсәм дә, бу һөнәрне сайлаганыма үкенгән вакытлар булмады. Киресенчә, законга хезмәт итәсем, дөреслекне өстен чыгарып, гражданнарга ярдәм итәсем, кеше хокукларын яклыйсым килә. Әнием минем шәфкать туташы, әтием полицейский. Арчада менә инде 3 ел яшим һәм эшлим. Судья ярдәмчесе булып эшләдем“.

Анна Владимировна, гадел хөкем  итүегезне теләп, уңышлар сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X