Арча районы бала туу буенча республикада өченче урында тора
Узган ел Арча районында 561 бала туган. Безнең район республикада бала туу буенча өченче урында. Яхшы күрсәткеч.
Арча үзәк хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә 6 гыйнварда төнге сәгать 2 туларга 10 минутта беренче бала туды. Альмира белән Фәннүр кызларына Аделия исеме куштылар. Беренче балалары Әмирхан. Аңа ике яшь.
...Тантаналы матур мизгелләр. Бала тудыру бүлегенең өлкән акушеркасы Алия Шәмсетдинова нәни кызчыкны әтисе Фәннүргә алып чыгып тапшырды. Ә яшь әтинең күзләре балада гына... Янәшәдә уллары Әмирхан куанып, чырык-чырык көлеп чабып йөри. Үзе бер күңелле манзара.
Район башлыгы Илшат Нуриев чәчәкләр һәм бүләкләр белән котларга килде. Котлаганнан соң ул гаилә башлыгына бала туу турындагы таныклыкны тапшырды. «Чын күңелдән кызыгыз белән котлыйбыз! Балалар, әти-әниләрегез белән бергә бәхеттә, шатлыкта, тынычлыкта яшәргә язсын. Тагын ким дигәндә өч бала алып кайтып, Алла бирсә, әти-әниләрегезне, безне, районны, республиканы сөендереп, матур итеп яшәргә язсын!», – диде ул.
Котлауларны Арча үзәк хастаханәсе баш табибы Рифат Идрисов дәвам итте. Рифат Илшатович яшьләрне яңа туган кызлары белән коллектив исеменнән котлады, исәнлек-саулык теләде. Хастаханәгә бары тик чираттагы карауга һәм прививкага гына килергә язсын, диде. Бала тудыру бүлеге мөдире Раушания Яхиевна да биредә, ул да котлауларга кушылды.
Котлаулар дәвам итте. Әти-әниләре, туганнары котлады.
Альмира Пөшәңгәр авылында туып үскән. 26 яшьтә. Декретка кадәр кибеттә эшләгән. Әти-әнисе Илфира белән Илфир Әхмәтҗановлар Пөшәңгәрдән Арчага иртән иртүк килеп җиткәннәр. Альмираның сеңлесе Алинә белән энесе Илфат та килде. Альмира Арчаның бала тудыру бүлегеннән бик канәгать. “Бик игътибарлы булдылар, яхшы итеп карадылар. Бик зур рәхмәт”, – ди. Ә Фәннүр Күкчә Бирәзә авылыннан. 29 яшьтә. Казанда полиция инспекторы булып эшли. Алар дүрт малай үсә. Авылдан әнисе Нурзилә килгән. Кыз бала туганга ул бигрәк тә сөенгән. Малайлы анага кыз бала тансык шул. Исән-имин булып, балалар бәхете белән куанып яшәргә язсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев