erid:2VtzquqpS7d
Арча районы башлыгы Алмаз Хисаметдинов мәктәп һәм балалар бакчалары коллективларына рәхмәт белдерә
Арча яңалыклары

Арча районы башлыгы Алмаз Хисаметдинов мәктәп һәм балалар бакчалары коллективларына рәхмәт белдерә

Арча районы башлыгы Алмаз Хисаметдинов махсус хәрби операциядә катнашучыларга күрсәткән ярдәм өчен мәктәп һәм балалар бакчалары коллективларына рәхмәт белдерә.

Арча муниципаль районында махсус хәрби операциядә катнашучы якташларга ярдәм итү юнәлешендәге эш системалы төстә дәвам итә. Мәгариф учреждениеләре коллективлары бу игелекле гамәлдә актив катнашып, җәмгыятьтә бердәмлек һәм җаваплылык үрнәге күрсәтә.

Мәктәпләр һәм балалар бакчалары коллективлары, ата-аналар һәм битараф булмаган райондашлар бергәләп, хәрбиләргә кирәкле ярдәмне даими рәвештә оештыра.

Район башлыгы Алмаз Хисаметдинов үз социаль челтәрләрендә әлеге эшкә үз өлешен керткән һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткергән. Ул мәгариф учреждениеләре коллективларының тырышлыгын аерым билгеләп үткән.

“Һәрберегезгә күрсәткән ярдәмегез, җылы мөнәсәбәтегез өчен ихлас рәхмәтемне белдерәм. Сезнең тырышлык, игътибар һәм битараф булмавыгыз безнең хәрбиләргә көч һәм ышаныч өсти. Алар өчен тылда ныклы терәк зур әһәмияткә ия. Бергә булганда без җиңәрбез”, – дип билгеләп үткән район башлыгы.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев