erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арча районы буенча җинаятьләрне ачыклау бүлеге җитәкчесе Рәис Каюмов: «Наркотиклар таратуда яшүсмерләрнең дә катнашу очраклары бар»

Әңгәмәдәш – Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча җинаятьләрне ачыклау бүлеге җитәкчесе Рәис Каюмов.

– Рәис Фәридович, бүген җиңел синтетик наркотиклар, хәтта авыр төрләренә (мәсәлән, героин) караганда да җитди проблемага әйләнде, ди белгечләр. 
– Наркотик матдәләр алар ике төрле була: үсемлектән ясалганы һәм ясалма синтетик наркотиклар. Иң куркынычы – синтетик наркотиклар, алар организмга аерата зыян салучы химик матдәләр. Соңгы вакытта актив кулланышка керделәр. Синтетик наркотиклар кешене үзенә бик нык бәйләп куя торган матдәләр. Хәтта бер тапкыр татып караудан да аңа бәйле булырга мөмкин. 
– Наркотик матдәләрне кулланучылар безнең районда бармы?
– Соңгы бер-ике елда наркотик матдәләрне тарату, куллану очраклары Арча районында теркәлмәде. Ә менә Казанда Арча районы кешеләренең наркотик матдәләр белән бәйле очраклар ачыкланды. Наркотикларны махсус  куелган урыннан алган вакытта эләгәләр.
– Наркотикларны кулланучыларны кыяфәт буенча тоткарлаганыгыз бармы?
– Бар. Андыйларны гадәттә үз-үзләрен тотышлары, күзләре, сөйләшүләреннән чамалап була.
– Башка районнар белән чагыштырганда наркотиклар белән бәйле очраклар бездә күбрәкме, әллә азракмы?
– Бер чама. Арча районының үзендә тарату очраклары теркәлгәне юк, ә менә Казанга барып, наркотик матдәләрне алып кайту күренеше бар. Хәзер нарко-тикларны кешенең турыдан-туры кулына тапшырмыйлар, ә бәлки контактсыз рәвештә тараталар. Наркотикны кая барып аласын “күләгәдәге”  интернет аша белгертәләр: ул я подъездда, паркта, агачларда, я башка урында була. 
– Таратучылар акчага кызыгып эшлиме?
– Әйе. Ансат кына акча эшлиселәре килә. Кеше реклама күрә дә, атнага фәлән мең сум акча эшләп була икән дип, акчага кызыгып, наркотик салынган капларны подъездга яки башка урыннарга куеп, элеп, ябыштырып йөри башлыйлар, әлбәттә, аларны тоталар. Чөнки күптән инде полицейскиларда тыелган матдәләр-наркотиклар тутырылган капларны аулак урыннарга урнаштыручыларны эзләү һәм табу схемасы эшләнгән. 
– Югыйсә, алар закон тарафыннан тыелган эш башкарганнарын белеп эшли бит инде.
– Белеп эшлиләр. Алар бит үзләре үк наркотик матдәләрне яшерен рәвештә билгеләнгән урыннан барып алалар, үлчиләр, граммнарга бүләләр, пакетларга тутыралар. Аннан төрле җиргә ябыштырып чыгалар, фотога төшерәләр һәм сайтка эләләр. Наркотик таратуның статьясы кырыс. Гаеплеләрне Җинаятьләр кодексының 228 маддәсе нигезендә җинаять җаваплылыгына тарталар һәм озак срокка ирекләреннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Наркотиклар таратуда яшүсмерләрнең дә катнашу очраклары бар. Алар үзләрен фаш иткән очракта ирекләреннән мәхрүм итмиләр дип уйлыйлар. Әмма ялгышалар, наркотиклар белән бәйле балигъ яшенә җитмәгәннәрне билгеле бер срокка төзәтү учреждениеләренә җибәрәләр.
– Урамда яз. Майга да озак калмады. Бакча эшләренә тотыначакбыз. Мәк үсемлеге турында да әйтеп үтсәгез иде.
– Мәк чәчәге матур дип, бакчачылар аны орлыгын чәчеп үстерергә дә мөмкиннәр. Бу закон тарафыннан тыелган гамәл. Мәк үсемлеге төрле, әмма барысы да кешенең үзәк нерв системасына начар тәэсир итә һәм наркотик исерү китереп чыгарырга мөмкин. Шуңа күрә мәк белән сак булырга кирәк. Аны утыртмаска, орлыгы җил белән очып килеп, тишелеп чыккан очракта йолкып алып юк итәргә кирәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев