erid:2VtzquqpS7d
Арча районы фермерлары Казанда ярминкәдә катнаша
Арча яңалыклары

Арча районы фермерлары Казанда ярминкәдә катнаша

Ярминкә агросәнәгать паркында уза

Бүген Казанның агросәнәгать паркында ярминкә уза. Анда Арча районы фермер хуҗалыклары һәм предприятиеләре дә үз продукцияләрен тәкъдим итә. Бу хакта район матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ярминкәне район башлыгы Алмаз Хисаметдинов та карады.

«Мондый ярминкәләр республиканың аграр секторын үстерүдә мөһим урын алып тора, шәһәр белән авыл арасындагы бәйләнешләрне ныгытуга ярдәм итә һәм үзебездә җитештерелгән экологик яктан чиста һәм файдалы продуктлар алырга мөмкинлек бирә», — диде ул.

Фотолар район матбугат хезмәтеннән 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Нет комментариев