Яшь журналистларыбызны ихлас күңелдән котлыйбыз! Аларга киләчәктә дә иҗади уңышлар, яңа җиңүләр һәм зур казанышлар телибез.
1–5 июль көннәрендә Арча районының яшь журналистлары XXX Республика яшүсмерләр һәм яшьләр матбугатының «Алтын каләм» фестиваленең йомгаклау этабында катнашты.
Фестиваль кысаларында катнашучылар республикабызның әйдәп баручы журналистлары һәм блогерлары үткәргән остаханәләрдә, лекцияләрдә белемнәрен арттырды. Чара дәвамында басма журналистлар татар һәм рус телләрендә дүрт журнал чыгарды, телевидение юнәлешендә катнашучылар фестивальнең 30 ел дәвамында Татарстан журналистикасына йогынтысы турында фильм төшерде. Радио һәм подкаст юнәлешендә һәр команда ике подкаст әзерләде, фотографлар фестивальнең барлык чараларын яктыртты, ә SMM белгечләре социаль челтәрләрдә оператив мәгълүмат таратып барды.
Арча районы вәкилләре быел да югары нәтиҗәләр күрсәтеп, төрле номинацияләрдә җиңүләр яулады.
Җиңүчеләребез:
-
Телевидение: Зәринә Әлтапова — I урын, Нариман Сәлахов — III урын.
-
Татар матбугаты: Зәринә Шакирова — махсус бүләк.
-
SMM: Зөһрә Наҗеметдинова — махсус бүләк.
-
Радиожурналистика: Камилә Нигъмәтҗанова — I урын, Азат Нәҗеметдинов — II урын, Замир Прокофьев — III урын.
-
Фотожурналистика: Илназ Галимов — III урын.
Бу хакта район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нияз Муллахмәтоа МАХ каналындагы төркемендә хәбәр итә. Фото да шуннан алынды
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев