erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча районы прокуратурасы 37 яшьлек иргә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклады.

Суд ир-атны РФ Җинаять кодексының 264.1нче маддәсенең 1нче өлешендә күздә тотылган җинаятьне (административ җәзага тартылган кешенең исерек хәлдә башка механик транспорт чарасы белән идарә итүе) эшләүдә гаепле дип тапты.

Судта ачыкланганча, хөкем ителүче исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен 2020 елның июнендә административ җаваплылыкка тартылган булган. Аңа, 1 ел 6 айга транспорт чаралары белән идарә итүдән мәхрүм итеп, 30 мең сум штраф салынган.

Шуңа да карамастан, әлеге ир үзенә тиешле нәтиҗә ясамаган, 2023 елның 23 августында яңадан исерек килеш мотоцикл руле артына утырган. Арча шәһәре урамында аны ЮХИДИ хезмәткәрләре туктата. Ул медицина тикшерүе үтүдән баш тарта, шуннан соң аны идарә итүдән читләштерәләр.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Хөкем ителүче үзенең гаебен таныды. Суд аңа 240 сәгатьлек мәҗбүри эшләр билгеләп, 2 ел 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итеп, мотоциклын дәүләт кеременә конфискацияләде.

Камил Хафизов, 
район прокурорының өлкән ярдәмчесе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев