Берничә көн элек мәктәп укучыларының республика олимпиадалары башланган иде, инде Арча районы укучылары биш призлы урын алды.
Мәктәп укучыларының төрле фәннәр буенча республика олимпиадалары старт алды, дип хәбәр итә район мәгариф идарәсе.
Арча районы укучылары арасында беренче призерлар бар. Инглиз теленнән «Олимпка юл» олимпиадасы призерлары:
Алия Мәрдегаләмова (Ашытбаш мәктәбе, укытучысы – Гөлүсә Шәйхетдинова)
Әмирхан Сөнгатуллин (Арчаның 1 нче урта мәктәбе, укытучысы – Алсу Садриева)
Сөмбел Саттарова (Лесхоз мәктәбе, укытучысы – Ләйсән Әхмәтова)
Айзилә Бикбаева (Арчаның 2 нче урта мәктәбе, укытучысы – Ризалә Вәлиуллина)
Апаз мәктәбе укучысы Айназ Хәертдинов (укытучысы – Раушан Сибагатуллин) икътисад буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында призер булды. Узган уку елында Айназ математика, физика буенча җиңүләре белән безне сөендергән иде!
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев