Арча районы укучылары тарих буенча республика олимпиадасында уңышка иреште
Арча районы укучылары тарих буенча республика олимпиадасында лаеклы нәтиҗәләр күрсәтте.
Арча районы укучылары тарих буенча республика олимпиадасында актив катнашып, югары нәтиҗәләргә иреште. Бу хакта район мәгариф идарәсе хәбәр итә.
Иске Чүриле урта мәктәбенең укучысы Булат Заһиев олимпиадада җиңүче исеменә лаек булды. Аны бәйгегә тарих укытучысы Рамил Гарифуллин әзерләде.
Арчаның 1 нче мәктәбе укучысы Нариман Сәләхов призерлар исемлегенә керде. Укучыны олимпиадага укытучысы Ирина Еремеева әзерләгән. Шулай ук Арчаның 6 нчы мәктәбе укучысы Азалия Гайнетдинова дә призер булды. Аның укытучысы – Дмитрий Сергиев.
Әлеге нәтиҗәләр укучыларның шәхси тырышлыгы гына түгел, ә укытучыларның да хезмәте нәтиҗәсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев