erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арча районы ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Руслан Котдусовның Яңа ел котлавы

Хөрмәтле Арча районы халкы, кадерле хезмәттәшләр, авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче якташлар!

Узып баручы ел бездән зур тырышлык, сабырлык һәм җаваплылык таләп итте. Арча районы ветеринария хезмәте һәрвакыт халыкка якын булып, терлекләрнең сәламәтлеген саклау, хуҗалыкларның имин һәм тотрыклы эшләвен тәэмин итү өчен армый-талмый хезмәт куйды. Сезнең ышаныч, аңлау һәм хезмәттәшлек безнең өчен аеруча кадерле.

Яңа ел һәр йортка тынычлык, ныклы сәламәтлек, муллык һәм бәрәкәт алып килсен. Терлекләрегез сау-сәламәт булсын, эшләрегез уңыш белән барсын, хезмәтегез куанычлы нәтиҗәләр бирсен. Киләсе елда да бердәм булып, матур максатларга ирешергә язсын.

Сезне чын күңелдән Яңа ел белән котлыйм! Яңа ел һәркемгә өмет, шатлык һәм имин киләчәк алып килсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев