erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арча районы хуҗалыклары басуларында көздән чәчкән уҗым культураларының хәле даими күзәтелеп торыла

Тикшерүләр ни күрсәтә?

 Арча районы хуҗалыклары басуларында көздән чәчкән уҗым культураларының хәле даими күзәтелеп торыла. 2025 елның 4  мартында Россельхозцентрның Арча районы бүлеге белгечләре ООО СХП "Северный" хуҗалыгы агрономы Алимас Кәримов белән берлектә борчактан соң чәчелгән көзге бодай басуы тикшерелде. Басуда кар катламы 47 см. тәшкил итә. Туң катламы 5-6 см. Тармаклану үзәгендә температура 0 градус. Җир өстеннән 20 һәм 30 см биеклектә кар катламында 1-2 см.калынлыкта боз катламы кузәтелде. 1 кв.метр җирдә 450 төп үсемлек исәпләнә.
 Басудан алынган үсемлекләр лабораториядә үсү көченә тикшерелде.  Яшәү көче 100 %. Бүгенге көнгә көзге бодай басуының кышлау чоры яхшы дип бәяләнде.

Арча метеостанциясе мәгълүматләре буенча февраль аенда уртача һава температурасы -8,2 градус булган (2024 елда -11,5 градус; норма -10,7 градус).  Явым-төшем 19,4 мм (2024 елда 38,3 мм; норма 30 мм). Кар катламы 36 см (2024 елда 78 см; норма 34 см). Кар составында 104 мм су күләме бар (2024 елда 226 мм).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре