Арча районы хуҗалыкларында техник караулар дәвам итә
Техник карау нәтиҗәләре буенча “Северный” ширкәтендә иң яхшы механизаторларны акчалата премияләр белән бүләкләделәр.
Арча районы хуҗалыкларында үзйөрешле машиналарны һәм тагылмаларны техник карау дәвам итә. 3 апрельдә аларның чираттагысы “Ашытбаш” һәм “Северный” ширкәтләрендә узды. “Ашытбаш” ширкәтендә техник карауга 28 техника, “Северный”да 30 техника тәкъдим ителде.
“Механизаторлар еллык техник карауга әзерләнүгә җаваплы караганнар, техника куелган таләпләргә туры килә һәм аңа техник тикшерүне узу турында таныклык биреләчәк”, – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегенең Арча муниципаль районы буенча бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы Габделхак Касыймов.
Техниканы язгы кыр эшләренә иң яхшы әзерләгән өчен техник тикшерү нәтиҗәләре буенча “Северный” ширкәте механизаторлары арасында җиңүчеләр билгеләнде: 1 урында – Габделәхәт Абдуллин, 2 урында – Фәрит Сафин, 3 урында – Владимир Петров. Алар акчалата премияләр белән бүләкләнделәр.
Техник тикшерүгә йомгак ясап, механизаторларга һәм вазыйфаи затларга язгы кыр эшләрен башкарганда куркынычсызлык техникасын һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү таләпләре аңлатылды. 2024 елда Татарстан Республикасында булган юл-транспорт һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очраклары факты буенча мисаллар китерелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев