Арча районында яңа уку елына әзерлек тикшерүләре башлана
Арча районы мәгариф идарәсе хәбәр итүенчә, 22 июльдән укыту‑тәрбия оешмаларының киләсе уку елына әзерлеген тикшерү эше башлана.
Комиссия тикшерүдә берничә төп юнәлешкә аерым игътибар бирәчәк. Эшләү һәм уку өчен куркынычсыз шартлар тудыру, укучылар һәм педагоглар өчен уңайлы мохит булдыру — беренче чираттагы бурычларның берсе. Шулай ук хокукый почмакларның оештырылуы, санитария‑гигиена нормаларының үтәлеше тикшерелечәк. Электр һәм газ җайланмаларының төзеклеге, биналарның җылылык һәм су белән тәэмин ителеше дә контроль астында булачак.
Әзерлек эшләре кысаларында косметик ремонт үткәрелә, территорияләр төзекләндерелечәк, инфраструктура камилләштерелә. Хәзерге вакытта Кушлавыч, Ташкичү, Сикертән, Өчиле, Казанбаш мәктәпләрендә, шәһәрнең 5‑нче гимназиясендә, шулай ук Наласа һәм Яңа Кишет балалар бакчаларында ремонт һәм әзерлек эшләре бар көченә бара.
Чыганак: район мәгариф идарәсе МАКС каналы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев