erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арча районында ике көн дәвамында туристик слет узды

Балалар туристик слетка Үрнәк авылына җыелды.

30–31 майда Үрнәк авылы җирлегендә туристик слет узды, дип хәбәр итә Арча Укучылар Сарае үзенең социаль челтәрләрендә.

Анда Арчаның 2 нче, 6 нчы мәктәпләре, Лесхоз, Түбән Мәтәскә, Сеҗе, Сикертән, Шушмабаш, Хәсәншәех, Апаз һәм укучылар Сараеннан 12 команда составында 68 бала катнашты.

Туристик слет “Спорт-туризмы-яшьләр сайлавы” проекты кысаларында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланып үткәрелде.

Слет кысаларында торле туризм ярышлары һәм кызыклы бәйгеләр үткәрелде. Командалар җәяүле туризм, катамаранда йөзү буенча ярыштылар, шулай ук Бөек Җиңүнең 80 еллыгыга багышланган газета ясау, пешекчеләр, туризм төеннәрен бәйләу конкурсларында катнашты.

Турслёттан барлык катнашучылар да кутәренке кәеф белән кайтып китте.

“Шушындый матур ярышлар уткәргән өчен укучылар сарае житэкчеләренә, укытучыларына, мәгариф булегенә, оештыручыларга олы рәхмәтләребезне житкерәбез, – дип комментарийларда үз фикерен белдерә Разил Нәбиуллин. – Бик матур, эчтәлекле оештырылган бәйрәмдә район мәктәплэренең аз катнашуы куңелне борчый. Турслетта укучылар бер-берлэре белэн танышалар, дуслашалар, конкурсларда катнашып, үзләренең сәләтләрен ачалар. Баланы күп яктан сынап карый торган спорт төренең берсе булып тора туризм ярышлары”,

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев