erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арча районында исерек йөртүчеләргә карата чаралар күрелде

Апрель аенда Арча районында юлларда исерек хәлдә транспорт белән идарә иткән берничә йөртүче тоткарланды, аларның барысы да зур штрафлар һәм озакка йөртү хокукыннан мәхрүм ителде

2025 елның 12 апрелендә Арча шәһәрендә “Лада-21074“ машинасын йөртүче Р.Р.Шакиров, шул ук көнне Арча шәһәреннән “Мицубиси“ машинасын йөртүче Е.В.Әһлиева, 23 апрельдә  Утар Аты авылында “Рено Логан“ машинасын йөртүче А.И.Садыйков тоткарлана. Өчесе дә  алкогольле эчемлек кулланган килеш руль артына утырганнар.
Алар җәмәгать суды карары нигезендә РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 12.8 маддәсе 1нче өлеше буенча административ хокук бозуда гаепле дип табылды һәм 45000 сум күләмендә штрафка тартылдылар, 1 ел 6 айга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителделәр.

18 апрельдә Яңа Кенәр-Югары Оры юлында “ДТ-75“ тракторын йөртүче М.Н.Касыймов, 20 апрельдә Арча шәһәрендә “Лада Калина“ машинасын йөртүче С.О.Галәүтдинов, шул ук көнне Киров шәһәренә керү юлында  “Тойота Королла“ машинасы йөртүчесе А.Л.Федоров тоткарланды, 26 апрельдә Арча шәһәрендә  “2228 ОЕ“ машинасы йөртүчесе Э.З.Зиннәтуллин тоткарланды. Алар шулай ук алкогольле эчемлек кулланган килеш руль артына утырган.
Җәмәгать суды карары нигезендә РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 12.6 маддәсе 1нче өлеше буенча административ хокук бозуда  гаепле дип табылдылар һәм алар  45000 сум күләмендә штрафка тартылдылар, 1 ел 6 айга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителделәр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев