erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арча районында машина бәрдергән җәяүле һәлак булган

Юл-транспорт һәлакәте Лесхозга җитәрәк булган.

1 февральдә иртәнге бишләр тирәсендә Лесхозга җитәрәк җәяүлене машина бәрдереп китә. Ул урында һәлак була.

Арча эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рәдис Гарифуллин:

"Җәяүленең төнлә эштән кайтышы була. Тукталышта төшеп кала. Машиналар утырт-мый. 13 километр җәяү бара. Караңгы урынга керә. Үзе дә кара киемнән, яктылык кайтаручы элементы да булмый. Көтмәгәндә каршыга чыккан кешене машина йөртүче күрми, бәрдерә. Шәһәрдән читтә караңгы вакытта йөргәндә яктылык кайтаручы элемент булуы мөһим. Юк икән, фонарь булса да яктыртырга кирәк".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев