erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арча районында “Музыкаль тукталыш” агиткультбригадасы эшен башлап җибәрде

Арча район Мәдәният йорты агиткультбригадасы мәдәният учаклары булмаган авылларда яшәүчеләр өчен махсус әзерләнгән “Музыкаль тукталыш” исемле концерт программасын тәкъдим итә башлады.

Арча район Мәдәният йорты агиткультбригадасы “Музыкаль тукталыш” дип исемләнгән концерт программасын башлап җибәрде, дип хәбәр итә мәдәният идарәсе матбугат хезмәте. Әлеге проект мәдәният учаклары булмаган авылларда яшәүче халыкка мәдәни-күңел ачу чаралары оештыру, аларны сәнгать белән якыннан таныштыру максатын күздә тота.

Программа кысаларында районның сәнгать осталары төрле авылларга чыгып, тамашачыларга җыр-моңнарын, иҗади чыгышларын тәкъдим итә. Кичә “Музыкаль тукталыш” Алга-Көек авылында узган. Авыл халкы артистларны җылы каршы алган, концерт программасы тамашачыларда матур тәэсирләр калдырганды.

“Музыкаль тукталыш” концерт программасы алдагы көннәрдә дә районның башка авылларында дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев