erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арча районында сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле кешеләр ункөнлеге узды

Сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле кешеләр ункөнлегендә районда бик күп төрле чаралар үткәрелде.

Үзешчәннәребез “Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү үзәгенә, Яңа Чүриле психоневрология интернатына, өлкәннәр һәм инвалидлар йортына барып матур чыгышларын тәкъдим итте, анда яшәүчеләрнең күңелләрен күрде.

Аннан традиция буенча быел да “Мөмкинлекләре чикле булса да, сәләтләре чиксез” дип исемләнгән иҗат фестивале булды. Башта сайлап алу туры узды, анда иң яхшы дип табылганнар ункөнлек ябылу уңаеннан оештырылган Гала-концертта чыгыш ясады.

Ул көнне “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәгендә, Арча өлкәннәр һәм инвалидлар йортында, Яңа Чүриле психоневрология интернатында тәрбияләнүчеләр (кызганыч, көннәр бик салкын тору сәбәпле, Яңа Кенәр интернат мәктәбе укучылары килә алмады) сәхнәгә чыкты. Искиткеч матур чыгышлар, аларның сокланырлык сәләтләре берәүне дә битараф калдырмады.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев