erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча районында террорга каршы комиссиясенең чираттан тыш утырышы узды

Аны комиссия рәисе урынбасары Алсу Мөхәммәтова алып барды.

Билгеле булганча, 22 март кичендә Мәскәү өлкәсенең Красногорск шәһәрендәге концерт залында “Пикник“ музыкаль төркеме концерты башланыр алдыннан бинага кораллы кешеләр бәреп керә һәм тамашачыларга ут ача, аннары бинага ут төртә. Терактта 139 кешенең гомере өзелгән, тагын авыр хәлдәгеләр бар.

Утырышта Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлек җитәкчесе урынбасары Р.Котдусов, РФ  Милли гвардиясе гаскәрләре федераль хезмәтенең Арча районы буенча ведомстводан тыш сак бүлекчәсе җитәкчесе Р.Фәйзрахманов, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Р.Мөхәмәдияров чыгыш ясадылар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Республикада, шул исәптән безнең районда да массакүләм чаралар үткәргәндә куркынычсызлык чаралары көчәйтелә. Шул исәптән  сәүдә-күңел ачу үзәкләрендә, транспорт, коммуникацияләр һәм элемтә объектларында, энергетикада.

Росгвардия көче белән барлык сәүдә-күңел ачу үзәкләре тикшерелә. Массакүләм чаралар планлаштырганда эчке эшләр органнары белән өстәмә килештерүләр, шулай ук объектларның инженер-техник ныгытылуы һәм террор куркынычыннан саклануы ягыннан тикшерүләр таләп ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X